Спорт

Тәтешлеләр - бронза призерлары булдылар

Геннадий Мамкин стендка ату-2018 буенча Россия Чемпионатының бронза призеры булды.

(Тәтеш, 27 август, «Тәтеш таңнары»). Геннадий Мамкин стендка ату-2018 буенча Россия Чемпионатының бронза призеры булды. Абруйлы милли турнир Мәскәү янында узды. Тренер Виктор Филиппов шәкерте, 17 яшьлек тәтеш­ле, Россиянең иң яхшы траншеячыларына лаеклы көндәшлек булдырды. 

Альбина Шакирова стендка ату буенча шәхси Россия Чемпионатында “скит”та бронза медаль яулады. Тәтешле квалификациядә 200 мөмкинлектән 182 мишеньгә тидерде, финалда 38 төгәл ату  ясады. 


 


Нет комментариев