Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә ­мө­рәҗәгать итә

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне

(Тәтеш, 12 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә ­мө­рәҗәгать итә:
– Конституция – илнең төп законы, гражданнар хокукының һәм азатлыгының төп гаранты, Россиянең бәйсезлеге булып тора. Илебезнең дәүләт символлары кебек, төп законны хөрмәтләү – патриот булу дигәнне аңлата. Без барыбыз да районны һәм илебезне чәчәк атучы, алгарышлы һәм уңышка ирешүче итеп күрергә телибез. Моның өчен Конституция тарафыннан гарантияләнгән хокуклар һәм бәйсезлекләр турында гына түгел, шулай ук илнең һәр гражданинының бурычларын да истә тотарга кирәк. Без дәүләтне ныгыту, икътисадны алга җибәрү, кешеләрнең җитешлеген һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны арттыру буенча безнең алда торган бурычларны бары тик бердәм көч белән генә хәл итә алабыз. 
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев