Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

27 январь – Россиянең Хәрби дан көне – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне.

фото: Галина Тазетдинова

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе.

Ленинградның батыр халкы, дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде. 

Күпме генә буыннар алмашынмасын, блокада тарихы, Ленинградны саклаучыларның һәм анда яшәү­челәрнең батырлыгы онытып һәм бозып булмый торган тарих булып калачак, чөнки ул кешеләр йөрәгендә!

Ватаныбызны саклаучыларга мәңгелек дан! Ленинград блокадасында катнашучылар алдында баш иябез!


Нет комментариев