Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һава торышы ныклыкка сыный

Узган атнада шәһәрдә вакыты-вакыты белән су бирүне туктатып тордылар, ә сишәмбе көнне Тәтештә һәм кайбер авылларда яшәүчеләр берничә сәгатькә утсыз калдылар.

фото: Руслан Полозов

“Тәтеш-Су каналы” ида­рәчесе Руслан Полозов су белән тәэмин итү­не тук­татуның сәбәбе һәм ни өчен алдан хә­бәр ителмәве турында сөйләде:

– Узган атнада аномаль салкын һава торышы урнашу сәбәпле, аварияләр килеп чыкты, һәм без су бирүне туктатып торырга мәҗбүр булдык. Ремонт бригадасы авария булган урыннарга оператив рәвештә барды. Һава торышы салкын һәм карның күп булуы аларның эшен күпкә катлауландырды. Аварияләрне су бирүне туктатып торудан башка җайга салу мөмкин түгел, чөнки торбаларда басым булганда белгечләр эшли алмый. Авария­ләрне алдан фаразлап булмый, шуңа күрә шәһәр халкын суны бетереп тору турында кисәтү мөмкин түгел.

фото: Виктор Демагин

Сишәмбе көнне Тә­тештә һәм кайбер авылларда яшәүчеләрнең йортларында көтмәгәндә ут сүнде. Ут бетү электр линия­ләрендәге авария белән бәйле. Без­гә билгеле булганча, сә­бәпләрен эзләүдә һәм алар­ны бетерүдә Тәтештән генә түгел, Буа, Апас, Кама Тамагыннан да энер­гетиклар бригадалары ­катнашкан.

– Электр энергиясен кыска вакыт эчендә бирү мөмкин булды, һәм ике көн дәвамында безнең хезмәткәрләр авария сә­бәпләрен эзләү белән шө­гыльләнделәр. Җәяү берни­чә километр юл урап үтте­ләр, электр ли­нияләрен ­тик­шерделәр. Шәһәрдә көч­ле җил булганда электр линияләре өч урында өзелде, аларга агачлар ауган иде. Хезмәткәрләр төне буе эшләделәр һәм чәршәмбе көнне иртән яңадан үз вазифаларына керештеләр, – дип сөйләде Тәтеш РЭЧ начальнигы Виктор ­Демагин.

“Тә­теш” МПП” МУП һәм “Жилсервис” хезмәткәр­ләре дә бар көчләренә эшлә­деләр. Буран тәүлек тирәсе туктамады, машиналар кар көртләрендә батып ­калды.

– Шәһәр юлларын, тротуарларын кардан чис­тартуга безнең сигез бе­рәм­лек техника җә­­леп ител­де, һәм ир­тән­ге сә­гать дүрттә барлык хез­мәт­кәрләр дә үз вазифа­ларына кереште, – дип бил­геләп үтте “Тәтеш”  МПП” МУП директоры Рифкать Әхмәтов.

Авылларда кар көрт­ләре белән көрәшкә авыл җирлекләре һәм авыл ху­җалыгы предпри­я­тие­ләре тракторлары чыкты, торак пунктлардан тыш юлларда “Татавтодор” хезмәткәрләре эшләде.

Кыш бетәргә тагын бер ай бар әле, һәм һава торышы нинди көтелмәгән сюрпризлар әзерләвен  алдан белеп булмый. Шуңа күрә, хөрмәтле укучылар, су, электр энергиясе белән тәэмин итүне туктатып торырга мәҗбүр булганда аңлап кабул итүе­гезне ­сорыйбыз.

Кайберәүләр ­барысын да кәбисә елына сылтый,  икенчеләре социаль чел­тәрләрдә ачулы комментарийлар яза, ә коммуналь хезмәткәрләр безнең йортларда һәм фатирларда ут һәм су, ә юллар һәм тротуарлар чис­та булсын өчен тырышып эшләүләрен дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев