Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Парафин һәм йон одеяллар кирәк

Маргарита Адайкина җитәкчелегендәге “көмеш” волонтерлар бер елдан артык махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм госпитальләргә ярдәм итә.

— Тәтеш районында яшәүчеләр безгә зур ярдәм күрсәтә. Без берүзебез генә булдыра алмас идек, — ди Маргарита Анатольевна.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция үткәрү зонасына һәм госпитальләргә җибәрү өчен түбәндәгеләр кирәк: ир-атлар киеме: свитерлар, төймәле, замоклы булса яхшырак, футболкалар (кулланылышта булган киемнәр дә ярый, ләкин алар чиста булырга тиеш); чалбар эченнән киеп калдырыр өчен киҗе-мамык триколар, җылы носкилар, кулъяулыклар, перчаткалар, баш киемнәре, чалбарлар; кулланылышта булган урын-җирләр, сөлгеләр; йон одеяллар; памперслар, биләүләр, дымлы салфеткалар һәм кәгазь сөлгеләр; киң (20 сантиметрлы) бинтлар;
салкын тиюдән, авыртуны баса торган дарулар; окоп шәмнәре ясау өчен калай банкалар, парафин, чыршы һәм нарат күркәләре.

Район мәдәният йортындагы 9нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев