Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
27 январь – Россиянең Хәрби дан көне – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе.
Ленинградның батыр халкы, дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде.
Күпме генә буыннар алмашынмасын, блокада тарихы, Ленинградны саклаучыларның һәм анда яшәүчеләрнең батырлыгы онытып һәм бозып булмый торган тарих булып калачак, чөнки ул кешеләр йөрәгендә!
Ватаныбызны саклаучыларга мәңгелек дан! Ленинград блокадасында катнашучылар алдында баш иябез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев