Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россиянең Хәрби дан көне уңаеннан Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкына мөрәҗәгать итә

Бүген – Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн.

фото6 Галина Тазетдинова

Россиянең Хәрби дан көне уңаеннан район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкына мөрәҗәгать итә:

– Совет гаскәрләренең Сталинград бәрелешендә җиңүе, сугыш барышын тамырдан үзгәртеп, нацистлар Германиясен тулысынча тар-мар итү өчен ныклы нигез булдыра. Кызыл Армиянең куәтле контрһөҗүме, аннары туган җирләребезне фашист илбасарларыннан тулысынча азат итүе нәкъ менә бөек Идел буйларыннан башлана. 

Курку белмәс меңләгән сугышчы, гаҗәеп ихтыяр көче, тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтеп, дошман һөҗүменә каршы тора.

Безнең бурыч – сугыш турындагы хакыйкатьне саклап, буыннан-буынга тапшыру. Илгә Бөек Җиңү алып килгән батырлар буыны белән без чын күңелдән горурланабыз, туган җиребезне яратырга, хезмәт сөяргә алардан өйрәнәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев