Тәтеш аграрийлары бөртекле культуралар уңышын урып-җыюга керештеләр
Көн темасы

Тәтеш аграрийлары бөртекле культуралар уңышын урып-җыюга керештеләр

Эссе һава торышы иген­нәрнең өлгерүен тиз­ләтте.

Тәтеш аграрийлары бөртекле культуралар уңышын урып-җыюга керештеләр. Россельхозцентр хезмәте мәгълүматлары буенча, ашлыкның дымлылыгы 25тән 35 процентка кадәр тәшкил итә.  

Тәтеш игенчеләренең бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 45 704  гектар мәйданда суктырасы бар, көзге бодай 17 795 гектар мәй­данны тәшкил итә. Рай­онның комбайн паркы көнгә 2 000 гектарга кадәр бөртекле культуралар суктыру мөмкинлеген бирә, бер комбайнга эш күләме – 434 гектар.

– Бөртекле культураларны аерым җыярга, булган ашлык киптерү комплекс­ларын эшләтеп җи­бә­рергә ки­рәк, бу чүп үлән­нәренең икенче тапкыр үсүе белән бәйле. Урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклауга һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бүлеп бирүне үтенәм. Комбайннар – янгын сүндерү җайланмалары, комбайнчылар махсус киемнәр бе­лән тәэмин ителде, – дип хәбәр итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Яхшы уңыш алырбыз дип планлаштырабыз. Хәзерге вакытка безнең төп бурыч – югалтуларга юл куймыйча, үстерелгәннәрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә җыеп алу. 
 


Нет комментариев