Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш спорт мәктәбе бинасында ремонт төгәлләнде

Татарстан Республикасында спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында район мәдәният йорты бинасында спортзал ремонтланды.

Подряд оешмасы ремонт эшләрен яз айларында башлап җибәргән иде, һәм шушы көннәрдә 200 укучы яңартылган Тәтеш спорт мәктәбе бинасында шөгыльләнүләрен дәвам итәчәк.

— Бик күп эшләр башкарылды, — ди спорт мәктәбе җитәкчесе Валерий Рыжов. — Төзүчеләр спорт залындагы иске агач идәннәрне сүттеләр, яңаларын җәйделәр. Түшәмне, стеналарны тигезләделәр, штукатурладылар һәм буядылар. Түшәмгә һәм тәрәзәләргә махсус сеткалар куйдылар. Фойеда һәм коридорларда плитка җәелгән, стеналар яңартылган. Беренче һәм икенче катлар яңа санузеллар һәм душ кабиналары белән җиһазландырылган. Икенче катта шулай ук тренерлар өчен кабинетлар һәм тәрбияләнүчеләр өчен киенү бүлмәсе урнашкан. Хәзер биредә су агызу системасы үзәкләштерелгән системага тоташтырылган, бу да безнең эшчәнлек өчен бик мөһим. Бездә чыннан да капиталь ремонт булды: су, электр белән тәэмин итү, җылыту системалары алыштырылды, янгынга каршы система урнаштырылды. 

Тәтеш спорт мәктәбе җитәкчесе сүзләренчә, спортзалда бер юлы 15 кеше шөгыльләнә ала. Элек биредә мини-футбол һәм флорбол (хоккейның бер төре) буенча дәресләр үткәрелгән. Елның җылы вакытында, форманы югалтмас һәм уен техникасын тулысынча үзләштерер өчен, ябык бинада яшь хоккейчылар шөгыльләнә. Яңа челтәр дә әзер, хәзер бирегә шөгыльләнер өчен волейболчылар да киләчәк.

Безнең спорт залы барлык заманча таләпләргә туры килә, балалар өчен барлык шартлар да тудырылган, — дип раслый тренерлар. — Биредә тәрбияләнүчеләребез спортта беренче адымнарын ясаячак һәм җиңүләргә ирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев