Газ чыгу янгынга сәбәпче булырга мөмкин
Җәмгыять

Газ чыгу янгынга сәбәпче булырга мөмкин

Көнкүрештәге газ приборларыннан чыккан ян­гыннарның төп сәбәбе – ул үткәргеч торбаларның ныгытып ябылмау, то­таштыргычларның җи­мерелү яки плитә горелкаларыннан газ чыгу нәтиҗәсе.

 

Кама Тамагы һәм ­Тә­теш районнары буенча дәү­ләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре газ приборындагы ачык краннан газ чыкса, аны ябарга, бинаны яхшылап җилләтергә һәм шуннан соң гына утны кабызырга мөмкин, дип билгеләп үтәләр. Газ челтәре яки приборлар зарарлану нәтиҗәсендә газ чыккан очракта, аларны файдалануны туктатырга һәм шунда ук газ хуҗалыгы конторасына хәбәр итәргә кирәк. Газлаштырылган фатирларда газ плитәләре, исәпләгечләр һәм башка приборлар урнашкан бинаны һәр иртәдә җилләтергә киңәш ителә. Балаларга һәм газ приборларының җайланмаларын белмәгән кешеләргә газ приборларын кабызырга һәм кулланырга рөхсәт итәргә ­ярамый.

Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, плитә алдындагы газ үткәргечнең кранын ачу, плитәнең бүлгечләрендәге барлык краннарын, шулай ук плитә краннары ябыкмы-юкмы икәнлеген кулда кабызылган шырпы тоткан килеш тикшерү тыела. Конфорканы алырга һәм савыт-сабаны турыдан-туры горелкага куярга, краннарга, кабызгычларга каты әйберләр белән сугарга, шулай ук кран тоткаларын келәшчә, кыстыргыч әйберләр, ачкычлар һәм башкалар белән борырга ярамый. Плитәне яки газ үткәргеч торбаларны мөстәкыйль рәвештә ремонтлау, газ плитәләренә, торбаларга һәм краннарга җеп белән бәйләп кую, аларга кер һәм башка әйберләр элү тыела.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән 01, 112 телефоннары буенча шалтыратыгыз.


Нет комментариев