Тәтеш районында 71 беренчел профсоюз оешмасы төзелгән, профсоюз әгъзаларының исәбе – 2274.
Профсоюз эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – эшчәннәрнең хезмәт һәм социаль хокукларын яклау, сәламәтлеген, гомерен саклау максатында хезмәт шартларының иминлеген үтәүгә күзәтчелек итү.

– Агымдагы ел Татарстанда хакимият органнары, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар арасында социаль партнерлык канаты астында уза. Төп максат – лаеклы хезмәт һәм хезмәт хакы үсеше принципларын кертү нигезендә халыкның яшәеш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, социаль партнерларның нәтиҗәле мәшгульлеген, гаделлеген һәм җаваплылыгын тәэмин итү, – дип билгеләп үтә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Тәтеш районы оешмасы рәисе һәм Тәтеш районының профсоюзлар координациясе советы рәисе Виталий Ерастов. – Безнең районда алты тармакка караган: агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, дәүләт учреждениеләре һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары эшли. Профсоюзларның координация советы төзелде, ул әлеге тармакларны берләштерә һәм районның иҗтимагый тормышында катнаша. Шунысын билгеләп үтәм, профсоюз әгъзалары арта, беренчел профсоюз оешмалары барлыкка килә. Агымдагы елда “Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм “И. Р. Заһидуллин” КФХда ике яңа оешма төзелде.
Тәтеш үзәк район хастаханәсенең профсоюз оешмасына җитмеш елдан артык, аның рәисе булып Галина Горланова тора.
– Безнең профсоюзда 324 кеше бар, бу Тәтеш үзәк район хастаханәсендә эшләүчеләрнең 78 процентын тәшкил итә. Безнең төп бурыч – медицина хезмәткәрләренең хокукларын үтәүне күзәтү, аларга авыр тормыш хәлендә калганда матди һәм әхлакый ярдәм күрсәтү. Без хезмәт килешүләрен төзүдә һәм имзалауда, вазифа инструкцияләрен килешенгәндә даими рәвештә катнашабыз. Юбилярларыбызны котлау, бәйрәм һәм спорт чаралары оештыру аеруча да күңелле уза, – дип сөйли Галина Николаевна.
Гүзәл Ибраһимова берничә елдан бирле Тәтеш районының мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе булып тора.
– Агымдагы елда шулай ук безнең комитетка да җитмеш ел тула. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитетында 222 вәкил бар, бу хезмәткәрләрнең гомуми санының 85 проценты, – дигән мәгълүматны җиткерә ул.
Татарстан профсоюзлары бердәмлек, теләктәшлек, үзара ярдәмләшеп эшләү принципларына нигезләнеп, хезмәт ияләренең бер гасырдан артык инде хокукларын яклыйлар.
Нет комментариев