Җәмгыять

Рәис сүзе 19нчы гасырда, 20нче гасыр башында югары вазифаи затка карата кулланылган

(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

Татарстан Республикасы җитәкчесе вазифасының яңартылган атамасы татар тамырларын һәм республика тормышындагы тарихи вакыйгаларны чагылдыра. Татарстан җитәкчесенең яңа атамасының абруе, һәрхәлдә, әлеге вазифаны биләгән конкрет шәхеснең нәтиҗәле һәм продуктив эшеннән торачак, дигән фикерен әйткән “Татар-информ» белән әңгәмә барышында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

“Рәис сүзе 19нчы гасырда, 20нче гасыр башында да нәкъ менә югары вазифаи затка карата кулланылган. Мисал өчен, ТАССР Халык комиссарлары советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәет-Галиев, аның варисы шулай ук рәис дип аталган. Шулай булгач, бу татар сүзе. Һәм аның ТР Конституциясендә беркетелүе, бүгенге шартларда туган сорауларны юкка чыгара дип уйлыйм”, - дип аңлаткан Вәлиева.
Аның әйтүенчә, республика җитәкчесе абруеның асылы аның вазифасының рәсми атамасыннан түгел, ә Татарстанның күп милләтле халкы хакына аның чынбарлыктагы эшләреннән тора.

“Бу, барыннан да элек, безнең ике җитәкченең (Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев) шәхесләре, аларның Россия күләмендә һәм хәтта халыкара дәрәҗәдә гаять зур эшләре белән тәэмин ителә. Рөстәм Нургалиевичның быелгы сәфәрләр исемлеген карарга була, барлык ишекләр ябылгач, аның халыкара визитлары Татарстан өчен дә, тулаем Россия өчен дә партнерлар эзләүгә багышланган иде”, - дип йомгаклаган сүзен Зилә Вәлиева.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zila-valieva-rais-ul-tarixi-kontekstly-tatar-suze-5864714
 


Зилә Вәлиева ГлаваРаисРеспубликиТатарстан

Нет комментариев