Авыл хуҗалыгы тармагына белгечләр кирәк
Республикада авылдагы яшь белгечләр өчен ярдәм чаралары тормышка ашырыла.
(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников, автор фотолары). Тәтеш районының авыл хуҗалыгы тармагында белгечләргә ихтыяҗ зур. Вакансияләр ярминкәсенең һәрберсендә эш бирүчеләр арасында – авыл хуҗалыгы предприятиеләре тора, аларга агрономнар, механизаторлар, терлекчеләр таләп ителә. “Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Уку йорты тәмамлаган югары белемле белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләү – 300 мең сум күләмендә, урта һөнәри белемле белгечләргә – 150 мең сум; аларның төп хезмәт хакына бер ел дәвамында 7,5 мең сум күләмендә айлык түләү каралган”. Республикабызда шулай ук кадрларны максатчан әзерләүгә этәргеч бирүче программалар гамәлдә, ул студентларга белгечләргә мохтаҗ авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була алу мөмкинлеген бирә. “Предприятие югары уку йортында укучы студентка 10 мең сум стипендия түли, көллият һәм техникум студентына 6 мең сум, ул укуны тәмамлап, кимендә өч ел эшләү бурычын йөкли, – дип Тәтеш яшьләренең игътибарын юнәлтә Ирек Садриев, ә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә басым ясап болай ди, – 2021 елдан шулай ук яңа төрдәге ярдәм – авыл хуҗалыгы производстволарына хезмәткә түләү һәм производство практикасы узу өчен китерелгән студентның яшәвенә тотылган чыгымның 90 процентын кайтару чаралары эшли башлаячак. Республика һәм безнең район белгечләргә мохтаҗ. Әгәр кулыгызда авыл хуҗалыгы тармагы белгече дипломы бар икән, яшьләргә үзләренең белемнәрен туган җирләрендә тәҗрибә буларак кулланырга кирәк, дип уйлыйм”. Яшь белгечләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җәлеп итү өчен авыл җирлегендә “Авыл территорияләрен комплекслы алга җибәрү” программасы буенча торак төзү программасы гамәлдә. “Шулай итеп, безнең авыл хуҗалыгы предприятиесе “Авангард” үзенең хезмәткәрләренә 2 йорт төзеде. “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе үзенең белгечләре өчен ике йорт, һәм “Нур” агрофирмасы 1 йортны төзеп бетерү алдында. Хәзер башка хуҗалыклар да шушы үрнәк буенча үзләрендәге хезмәткәрләр исәбеннән чыгып яшь гаиләләр өчен йортлар төзергә ниятли”, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.
Раил Гайнетдинов, Бакырчыда яшәүче, авыл хуҗалыгы эшчәне: “Мин “Бакырчы” авыл хуҗалыгы
предприятиесендә алтынчы ел механизатор булып эшлим. Биредә эшләве ошый, коллектив әйбәт, хезмәт шартлары яхшы. Туган авылда алга таба да яшисе һәм эшлисе иде. Авыл яшьләренә ярдәм итү программасы гамәлдә булуы сөендерә, яшьләрнең үз торакларын булдыру мөмкинлеге бар. Әлеге программа буенча Илгиз Фатыйх улы Шәйхаттаров җитәкчелегендәге “Бакырчы”
хуҗалыгының миңа йорт төзүемне хуплавыннан канәгатьмен. Киләчәктә дә тырышып
эшләячәкмен”.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев