Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барлык мәктәпләрдә соңгы кыңгырау булачак

Бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен туган мәктәбендә яраткан дуслары һәм  укытучылары белән үткәрелгән еллар, яктыһәм шатлыклы хатирәләр булып истә калачак.

(Тәтеш, 22 май, "Тәтеш танңары"). 

– Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, мәктәп укучылары, хөрмәтле укы­тучылар һәм ата-аналар! Соңгы кыңгырау – чыгарылыш сый­ныф ­укучыларына олы
тормышка яңа мөм­кин­лекләр һәм перспектива­лар белән керү турында хәбәр итә, анда сез, хөрмәтле ­чыгарылышлар, үз язмышыгыз һәм рес­пуб­ликабыз язмышына ка­гылышлы җаваплы карарларны мөстәкыйль ка­бул итәчәксез. Үз көче­гезгә ышаныгыз, ку­ел­ган ­максатыгызга ­ире­ше­гез.
Мәктәпне бер­ничә айга гына калдырып китәчәк укучыларга яхшы ял телим. 
Белемегез, тәҗ­ри­бәгез һәм җылы мөнәсәбәтегез өчен барлык педагогларга да рәх­мәт белдерәм. Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов.

– Соңгы кыңгырау, ул яңа тормышның беренче дәресе кебек. Бу­рычларны хәл итәргә тиешле олы, катлаулы тормыш юлына аяк басасыз, һәм  анда дөрес карарлар кабул итәргә тиешсез. Барысы да сездән торачак, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Яңа тормыш юлы башлану белән, – дип мөрәҗәгать итте чыгарылышларга район башкарма комитетының мә­гариф бү­­леге начальнигы Гөлнара Кирилина һәм район мәк­тәпләрендә бәй­­-
рәмнәрнең вируска каршы барлык чараларны һәм куркынычсызлык ка­гый­дәләрен үтәп узачагын билгеләп үтте.

2021 елда Тәтеш рай­онында 11нче сыйныфны – 96 кеше, 9нчы сыйныфны 181 кеше тәмамла­ды. Чыгарылыш сыйныф уку­чылары арасында ме­­-
даль алырга 21 укучы дәгъва итә. 
11нче сыйныфны тә­мам­лау­чылар беренче бер­­­дәм дәүләт имтиханын 31 майда тапшырачаклар. 
9нчы сыйныфны тә­мам­лаучылар беренче төп дәүләт имтиханын 2021 елның  24 маенда ­тапшырачаклар.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев