Кызу һава торышында безнең рацион нинди булырга тиеш дигән сорау белән без Тәтеш ҮРХ табибы Галина Корсаковага мөрәҗәгать иттек.
(Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таннары").
– Үзеңне яхшырак хис итү өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк: тозлы һәм татлы ризыклар ашамаска, чөнки алардан соң эчәсе килә. Терлек мае, ит, ысланган һәм әчкелтем ризыклардан баш тарту зарур. Җиләк-җимеш диетасына өстенлек бирергә кирәк, – дип киңәш итте Галина Николаевна. – Эчемлекләрдән минераль су, табигый куас (кибеттә сатып алынмаган) тәкъдим итәм, мәтрүшкәле яки мәтеле салкын яшел чәй сусауны бик яхшы баса. Организмда сыеклык дәрәҗәсен нормада тотарга әче сөт продуктлары ярдәм итәчәк. Суга лимон, әфлисун согы өстәргә һәм аз-азлап еш эчәргә кирәк. Эсседә алкоголь турында бөтенләй онытырга кирәк, кояшта ул үлемгә китерергә мөмкин, аңны югалту, инсульт булуы ихтимал.
Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Җиләк-җимешле һәм мәте яфрагы, карлыган кушылган компот файдалы. Эчәклек өзеклекләрсез эшләсен, ә кандагы шикәр дәрәҗәсе тотрыклы калсын өчен организм даими рәвештә тукланып торырга тиеш. Сезнең җәйге ашау рационында җиңел ашлар булырга тиеш. Итне балык яки диңгез продуктлары белән алыштырырга була. Һәр 3-5 сәгать саен ашарга кирәк.
Үзегезне саклагыз! Исән-имин булыгыз!
“Тәтеш таңнары”ннан рецепт:
Өч литр сөт кайнатыгыз, аны 35-40 градуска кадәр суытыгыз, бер шешә йогурт (250 грамм) яки катык кушыгыз һәм җылы урынга куегыз. Сөлге белән дә капларга була. 2-3 сәгатьтән соң (төнгә дә калдырсагыз ярый) сусауны басучы яхшы продукт булачак.
фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев