18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне
(Тәтеш, 18 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Тәтеш районы үзенчәлекле, күп милләтле, мәдәни һәм табигый мирасы булган бай тарихка ия. Тәтеш ягы тарихы музее, мәдәният, мәгариф тармагы белгечләре, төзүчеләр, биналарның милекчеләре, хәйриячеләр һәм меценатлар мәдәниятебезне һәм архитектураны саклаудагы игелекле эшләрдә зур өлеш кертә. Бу безнең тарих, уртак истәлек. Һөнәри осталыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм иҗат итүгә омтылганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет һәм җитешлек телим!
Нет комментариев