27 июнь – Россия Яшьләре көне.
(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таннары").
– Нәкъ менә сезгә – бүгенге мәктәп укучыларына, студентларга, яшь белгечләргә – туган районның һәм Татарстанның киләчәген төзергә туры киләчәк. Без сезнең белән киләчәккә өметләр баглыйбыз һәм туган җирегездә үз көчегезгә ышанып, һөнәри һәм иҗади сыйфатларыгыз буенча үз юлыгызны тапсын өчен барысын да эшлибез.
Без район тормышында актив катнашучы, укуда, иҗатта һәм спортта югары нәтиҗәләр күрсәткән, эшмәкәрлек белән уңышлы шөгыльләнгән, иң абруйлы ярышларда, фестивальләрдә һәм конкурсларда ышанычлы җиңүләр яулаган яшь буын белән горурланабыз.
Сезгә саекмас көч-куәт, сәламәтлек, иминлек һәм зур тормышта уңышлар телим! – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов район яшьләренә багышланган мөрәҗәгатендә.
Нет комментариев