Тәтештә “Россиянең ел укытучысы”  һәм “Ел тәрбиячесе-2021” конкурслар узды
Көн темасы

Тәтештә “Россиянең ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе-2021” конкурслар узды

Тәтештә “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесе һәм “Ел тәрбиячесе-2021” республика бәйгесенең муниципаль этапларына йомгак ясалды

(Тәтеш, 6 февраль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Районыбыздагы мәк­тәп­кәчә яшьтәге учреж­дениеләрнең җиде педагогы “Ел тәрбиячесе” бәйгесе кысаларында үзләренең педагогия тәҗрибәсен һәм өч бәйге сынауларында: балалар белән педагогик чараларда, иҗади тәкъдим итү һәм эш тәҗрибәсен гомумиләштерү осталыкларын күрсәттеләр. 

Барлык бәйге чаралары нәтиҗәләре буенча, жюри карары нигезендә Тәтешнең “Әкият” балалар ­бакчасы тәрбиячесе М. Л. Гурьяновага 1нче урын бирелде; Тәтештәге “Миләшкәй” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Т. М. Николаева – 2нче урында; “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Т. А. Торгайкина – 3нче урында.

“Россиянең ел укытучысы” бәйгесендә районның 13 мәктәбеннән 14 педагог катнашты. Укытучылар педагогия эшчәнлеге тәҗрибәсен күрсәттеләр, ­мас­тер-класста инновацион тәҗрибәләре белән уртак­лаштылар, ачык дәрес уздырдылар.

Бәйге чаралары нәти­җәләре буенча Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы М. З. Микушевага 1нче урын бирелде; 2нче урынга Алабирде урта мәктәбенең инглиз теле һәм әдәбияты укытучысы В. Н. Кулидобри ия булды; 3нче урынга Тәтештәге татар урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Л. М. Заһретдинова лаек дип танылды.
 


Нет комментариев