Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Раиса Ерусланова: “Аларга башмаклар бәйлим!”

Тәтешнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр үзенчәлекле бүләк алганнар – шәһәрле ­Раиса Ерусланова алар өчен җылы башмаклар бәйләгән.

(Тәтеш, 18 апрель, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). 

– Без Раиса Алексеевна белән ике ай элек очрашкан идек, сөйләшкәндә ул миннән ничә кешенең социаль хезмәт алуы хакында сорады. “Илле”, – дип җавап бирдем мин. “Аларга башмаклар бәйлим!” – диде Раиса Алексеевна. Шушы араларда ул шалтыратты һәм безнең йортта яшәүчеләрнең һәркайсы өчен җылы бүләк әзер булуын хәбәр итте.  Бик матур, уңайлы башмаклар бәйләгән, – дип тәэсирләнеп сөйләде интернат-йортның директоры Людмила Самаркина.

Раиса Ерусланова кул эше белән лаеклы ялга чыккач шөгыльләнә башлаган. 
– Элек үземне тулысынча хезмәткә һәм гаиләгә багышладым. Ә пенсиядә булганда буш вакыт барлыкка килде. Эскәтерләр, кофталар бәйләдем, барысын да туганнарымның балаларына өләштем, әле тагын бер кофта бүләк ителмәгән килеш тора, – дип көлә тәтешле. – Җәй айларында яшелчә белән шөгыльләнәм, салкыннар башлануга бәйләүгә тотынам. Бәйләгән әйберләр модадан чыкмый.   

Өлкән яшьтәге кешеләр көтелмәгән күчтәнәчкә бик сөенгәннәр. Алар кул эшләре остасына игелек­леге һәм игътибарлыгы өчен чын йөрәктән рәхмәт белдергәннәр, чөнки һәр башмак – аның күңел һәм кул җылысын кушып бәйләнгән. 
фотоны Людмила Самаркина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев