Сөендек авылында гаҗәеп киң күңелле, һәр эшне булдыра ала торган оста куллы гаилә – Равия һәм Риф Хәкимҗановлар яши.
(Тәтеш, 1 июнь, "Тәтеш таннары"). Авылга алар өч ел элек кайтып төпләнгәннәр һәм иркен зур йорт төзеп кергәннәр.
– Әлеге өй яныннан узганда гаҗәпләнеп туктап каласың һәм сокланып туя торган түгел. Ниндидер бер мизгелдә үзеңне әйтерсең лә авылдан читтә, ниндидер башка бер илдә итеп хис итәсең, – дип уртаклаша Люция Хәлиуллова. – Бу йорт минем өчен – авылда яңа тормыш белән яшәп булуын күрсәтүче бер матур үрнәк кебек тоела. Авылда да уңайлылыкта, бәхетле, үз-үзеңә ышанычлы итеп яшәргә була. Шундый матурлыкка ка-
рагач, аның биредә яшәгән кешеләрнең рухи гүзәллек чагылышы икәнлеген тоясың. Һәм тынлыкта, ыгы-зыгыларсыз яшәр өчен беркая да китәргә кирәкмәвен, бары тик үз авылыңа, туган җиреңә кайтырга кирәклеген аңлыйсың.
Люция ханым әйтүенчә, Риф белән Равия Хәкимҗановлар бер-берләрен хуплап, һәр яклап тулыландырып торалар. Гаилә башлыгының алтын куллары һәркем хыялланган матурлыкны чынга ашыра. Алар бергәләп үзенә бер төрле мохит утравын булдыралар, һәм авылда яңарыш барлыгына ихластан ышана башлыйсың.
– Сөендектә җәйләрен Хәкимҗановларның йорт яннарында үсеп утырган аллы-гөлле чәчәкләргә, үзенчәлекле итеп эшләнгән йорт янының матурлыгына таң
каласың. Биредә бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек. Ял итәсең килсә, таганга утырып, рәхәтләнеп табигатькә карап хозурланырга була.
Тирә-якның гүзәллеген төрле сыннар сихри бер дөньяга алып китә. Ә инде Рифның алтын куллары берсеннән-берсе матур әйберләрне ясый. Аларның һәркайсына йөрәк җылысы, күңелдән ургып чыккан илаһи байлык өстәп, күз явын алырлык булып балкып торалар, – дип уртаклаштылар авыл кешеләре.
Нет комментариев