“Кар десанты” маршруты буйлап
Көн темасы

“Кар десанты” маршруты буйлап

Хәрби-патриотик чаралар үткәрү белән “Кар десанты” дип йөртелгән чаңгы походлары оештырылуын тәтешлеләрнең күбесе яхшы хәтерлидер.

(Тәтеш, 28 март, "Тәтеш таңнары",  Елена КАЛАШНИКОВА). Барысы да еракта калган 1968 елда башлана. Владимир Ильич Ленинның 100 яшьлек туган көненә әзерлек һәм яшь буынны пат­риотик тәрбияләү кысаларында беренче “Кар десанты” Казан дәүләт университеты студентлары тарафыннан оештырыла.

Геннадий Митрофанов ул чакта Тәтеш педагогия училищесының комсомол Комитетының азат ителгән сәркатибе булып эшли. Уку йорты директоры Николай Васильев белән “Кар десанты”н дәвам итүне фикерләштек. Катнашучыларны сайлап алыр өчен бәйге игълан иттек, штаб оештырдык, маршрутлар һәм барган җирдә чаралар үткәрүне планлаштырдык, поход планы тутырдык. Һөнәри уку йортлары арасында без республикада беренчеләрдән булдык. Төркемгә 15 кеше сайлап алдык, югыйсә теләге булучылар күп иде. Спорт күрсәткечләре хисапка алынды, команда составында гитарада уйнаучы музыкант һәм фотохәбәрче бар иде”, – дип сөйли Геннадий Васильевич. 

Педагогия училищесында 60нчы еллар азагында бары тик мәктәп бүлеге генә булган, анда, нигездә, кызлар укыган. Волейбол һәм баскетбол буенча катнаш команда, самбо буенча күрсәтмә чыгышлар, үзешчән сәнгать номерлары, ату стендында күнегүләр әзерли башлыйлар.

Урюм һәм Бессоново авылларында тукталу белән беренче булып Тәтеш – Ульяновск – Тәтеш маршруты сайлап алына. “Мәктәп коллективлары кунакчыл каршыладылар. Урыннарда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар, спорт төрләре буенча иптәшләрчә матчлар узды, студентлар авыл кешеләре алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, – дип искә ала Геннадий Васильевич. – Ульяновскига көн азагында барып җиттек. Март ае иде, юллар кардан арынган чак, шуңа күрә чаңгыларны салырга һәм өлкәнең комсомол комитетына җәяүләп барырга туры килде”. 

Педагогия училищесының “Кар десанты” берләшмәсендәге яшьләрнең 1969 елда чаңгыда Тәтеш – Казан – Ленин-Кокушкино – Арча – Тәтеш, 1970 елда Тәтеш – Куйбышев (Самара) – Тәтеш маршруты буенча узуларына карамастан, команда җыю шактый катлаулы булды. 

Туксанынчы – ике меңенче елларда Тәтеш педагогия училищесында ватанпәрвәрлек чаралары оештыру белән Владимир Бичуков шөгыльләнгән.  “Февраль ахырында без Тәтеш – Льяш – Ямбакты – Олы Тормы – Тәтеш маршруты буенча походка бардык. Ямбактыда Чечняда һәлак булган вертолетчы Александр Якимов каберенә бардык. Шуннан соң, Олы Тормыдагы Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәйкәленә гирляндалар салдык. Аннары мәктәп укучылары һәм җирлектә яшәүчеләр өчен авылда митинг узды. Педагогия училищесы агитбригадасы авыл мәктәбендә мәдәни чаралар үткәрде, балалар волейбол, шашка, шахмат буенча иптәшләрчә матчлар оештырдылар”, – дип сөйли Владимир Александрович.

Әгәр “Кар десанты” турындагы хатирәләрегез белән уртаклашасыгыз килсә, 2-53-84 телефоны буенча редакциягә мөрәҗәгать итегез.

Фото Владимир Бичуков архивыннан


 


Нет комментариев