Редакция  призлар уйнатырга әзерләнә
Көн темасы

Редакция призлар уйнатырга әзерләнә

Гәҗитебезне яздыручыларның һәркайсы акциядә катнаша һәм бүләкләр (рәсемдә) ота ала.

(Тәтеш, 26 октябрь, Тәтеш таңнары). Редакция үзенең яраткан укучылары өчен призлар уйнатырга әзерләнә 
Гәҗитебезне яздыручыларның һәркайсы акциядә катнаша һәм бүләкләр (рәсемдә) ота ала.

2019 елның I ярты еллыгына (6 айга) яздыр­ган квитанцияләр күчермәсен 2018 елның 15 декабренә кадәр редакция­гә китерегез яки tetuch_awangard@rambler.ru электрон поч­тасы аша юллагыз (элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтүегез сорала).

Җиңүчеләр (“Тәтеш таңнары”, “Авангард” гәҗитләрен яздырган өчәр ке­ше) 2019 елның 22 гыйнварында квитанцияләрне  уйнату бары­шында билгеләнәчәк. 

Редакциядә аларга призлар тапшырылачак.


Әгәр сез ноябрь һәм декабрьгә гәҗит яздырырга ­өлгермәгәнсез икән, ул чакта моны 27 октябрьгә кадәр ­почта бүлегендә яки редакциядә рәсмиләштерә ­аласыз. Яздыру бәясе агымдагы елның 2 аена – 224 сум.
 


Нет комментариев