Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кертелә

10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә Татарстанның 468 мең баласы дәгъва итә. ­Гомуми суммасы 4,68 млрд. сум тәшкил итәчәк.

(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таннары"). 
 

ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 июльдән 6 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларга һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18дән 23 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән затларга яңа бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.

Түләүләр кемгә тиеш
Түләүләр 6 яшьтән (6 яшь балага 1 сентябрьгә кадәр туларга тиеш) 18 яшькәчә балаларга, шулай ук төп гомуми белем бирү программалары буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле затларга бирелергә тиеш.
Түләү Россия территориясендә яшәүче Россия ­Федерациясе гражданнарына, гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча билгеләнә.

Кая мөрәҗәгать итәргә
Августта түләү өчен гаризаларның күбесе автомат рәвештә формалаштырылган.
6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларның күпчелек ата-аналарына мөстәкыйль рәвештә гариза тутырырга кирәк булмаячак. Гаризалар автомат рәвештә фондның булган мәгълүматлары буенча формалаштырылган һәм дәүләт хезмәтләре порталында әти-әниләрнең шәхси кабинетлары буенча җибәрелгән. Түләү буенча рәсмиләштерүне тәмамлау өчен ата-аналарга мәгълүматның актуальлеген тикшерергә һәм аны алга таба эшкәртүгә ризалыгын расларга гына кирәк.
Гаризаларны тутыру өчен 16 яшькә кадәрге балалар өчен Пенсия фондының узган елгы түләүләре барышында җыелган мәгълүмат кулланыла. Ул гаризаны биргән ата-ананың исем-фамилиясен һәм ­СНИЛСын, балалар турындагы белешмәне, шул исәптән СНИЛС һәм туу турында ЗАГС мәгълүматларын, шулай ук акча күчерү өчен счет реквизитларын үз эченә ала. Әгәр әлеге мәгълүматлар актуаль түгел яки алыштырылырга тиеш булганда, ата-аналар төзәтмәләр кертә алалар. 
Тутырылган гаризалар инде 11 июльдә үк әти-әниләрнең шәхси кабинетларына, шул исәптән узган ел балаларга түләү өчен кәгазь гаризалар тапшырган, ә аннары электрон кабинет аша  язганнарның да барлыкка килә башлады.
Гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлый һәм октябрь ахырына кадәр 3,5 ай дәвамында кабул ителәчәк. Хокукы булган очракта, ата-аналар түләү өчен теләсә кайсы уңайлы вакытта бу ел дәвамында мөрәҗәгать итә алалар.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш, гаризалар шулай ук Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә дә кабул ителәчәк.
Электрон гариза бирү мөмкинлеге бары тик уллыкка алучыларның/попечительләрнең генә юк, алар бары тик шәхси визит белән генә гариза бирә алалар. Гариза бирү датасы булып Пенсия фондының территориаль органында гаризаны теркәү датасы санала. Гариза 5 эш көне дәвамында, аерым очрак­ларда 10 эш көне дәвамында карала.

Кайчан түләү башланачак
Түләүләр август аеннан, гариза бирүченең күрсәтелгән счетына күчерә башланачак. Бу Россия Федерациясе территориясендә эш итүче теләсә кайсы түләү системасының картасыз счеты (сберкнижка) яки банк картасы булырга мөмкин.

Ни өчен түләүдән баш тартырга мөмкиннәр
Түләүдән баш тарту өчен нигез булып түбәндәгеләр тора: мөрәҗәгать итүчедә яки балада Россия Федерациясе гражданлыгы булмау, Указда билгеләнгән буенча баланың яше туры килмәү, 18 яшьтән 23 яшькә кадәр мөмкинлекләре чикләнгән затларның мәктәптә белем алмавы, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, балага карата опекунлык/попечительлек туктатылу, баланың яисә инвалидның үлеме, дөрес булмаган белешмәләр бирү һәм әгәр бер тапкыр бирелә торган түләү башка ата-анага тапшырылса. Баш тарту турында хәбәрнамә, баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, дәүләт хезмәтләре порталына шәхси кабинетка килә.

10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә Татарстанның 468 мең баласы дәгъва итә. ­Гомуми суммасы 4,68 млрд. сум тәшкил итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев