Шәһәребез елдан-ел яхшыра
Кем генә моның белән бәхәсләшә алыр икән? Шул чакта укучыбызның сүзләре искә
төшә: “Ни аяныч, әгәр шәһәрдә нәрсә дә булса яхшы икән, моңа шулай тиеш кебек карыйлар,
ә әгәр начар эшләсәләр, һәрвакытта игътибар итәләр”.
Өйләребездә җылылык, су һәм ут булсын өчен, ишегаллары һәм урамнар чиста, матур булсын өчен көн саен барлык көчләрен куеп эшләгән торак-коммуналь өлкә эшчеләренең хезмәтен һәркем дә диярлек бәяләргә сәләтле түгел. Һәм һәркемгә таныш булган: “Безнең хезмәт куркыныч та, авыр да, карап торышка әйтерсең лә күренмәгән дә шикелле...” – дигән сүзләр ТКХ эшенә дә кагыла дип әйтергә мөмкин. Тәтеш районында бу өлкәдә күп кеше эшли. Шуларның берсе – ул төзекләндерү буенча “Тәтеш” МПП” МУП мастеры Иван Россеев. Җитәкчелек аның акыллылыгын, җаваплылыгын һәм хезмәт сөючәнлеген бәяли.
– Иван Михайловичның эше беренче урында, – ди МУП җитәкчесе Рифкать Әхмәтов. – Ул оешма хезмәткәрләренең һәм коммуналь техникаларның эшләвен коор-
динацияли. Ул кул астындагы хезмәткәрләрнең эшен контрольдә тотып, шулай ук үзе дә теләсә кайсы эшкә алына.
Иван Россеев сөйләвенчә, шәһәрнең коммуналь хезмәтләре тарафыннан шәһәр территориясе торышын санитар яхшырту мәсьәләләренә зур игътибар бүлеп бирелә. Быел кышын кар мул яуды, кыен булды, шулай да шәһәрне чистарту техникасы көн саен эшләде, коммуналь хезмәткәрләр тиешенчә эшләде. Яз карның күп эрүе белән яный, юлчылар һәм коммуналь хезмәткәрләр су басуга каршы чараларны инде үткәрәләр.
– Су ага торган канауларны, су үткәрү торбаларын чистарталар. Көчле су басу куркынычы булган буалар һәм күлләр, мисалга, Юбилейныйда, Кече Юбилейныйда бар, – ди Иван Михайлович. – Анда торбалар су белән ката, су аксын өчен аларны эретергә кирәк. Бу җиңел эш түгел. Күп очракларда бернинди техника да ярдәм итә алмаячак, ә куллар төп эш коралы булып тора. Кар эрегәннән соң чүп-чар өеме чыга, алардан урамнарны һәм муниципаль объектларны шулай ук чистартырга кирәк. Коммуналь хезмәткәрләр урамнарның бордюр кырыйларын чистарту, яшел зоналарны, йорт яны территорияләрен, паркларны, шәһәр урамнарын җыештыру, су агу канализацияләрен чистарту, бордюрларны буяу, баганаларны, агачларны аклау эшләрен башкаралар.
Тиздән шәһәр объектларын тышкы төзекләндерү һәм декоратив-сәнгать күренешен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар сезоны башланып китәчәк. Экзотик савырлар, петунияләр, гортензияләр узган елда безне үзләренең аллы-гөлле чәчәкләре белән сөендерделәр. Матур газоннар да күзләрне иркәләде. Җәен корылыклы вакытларда боларның барысын да саклау, яшел үсентеләрне яхшылап карап тотуны тәэмин итү, туфракны йомшарту һәм даими су сибеп тору шулай ук җиңел эш түгел. МУП хезмәткәрләре 2020 елда шәһәрдә 6780 петуния утырттылар һәм карап тордылар. Бары тик Ленин урамына гына да 300 квадрат метр төргәкле газон җәйделәр. Свердлов урамында алар тарафыннан 1525 квадрат метр нигез ясалды, анда предприятие һәм шәһәр оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә коммуналь өлкәдәге хезмәткәрләр төргәкле газон түшәделәр.
Яшелләндерү буенча быел да шактый эшләр билгеләнгән.
– Без юлларны ремонтлау һәм урам яктырткычларын карап тоту белән ел әйләнәсе шөгыльләнәбез, җәй вакытында юлларны себерәбез һәм тузансызландырабыз, урам территорияләрен, юл кырыйларындагы үләннәрне чабабыз. 2000 тирәсе яктырткычны төзек хәлдә тотабыз. Кышын карны чистарту һәм аны ташу, юлларга һәм сукмакларга ком-тоз катнашмасы сибү буенча эшләр алып барыла, – дип дәвам итә мастер.
Бу әле барлык эшләрнең дә тулы исемлеге түгел, кыскача итеп әйткәндә, ТКХ службасы хезмәткәрләре барлык шәһәрлеләр өчен чисталык һәм уңайлылык булдыралар.
– Бездә коллектив әйбәт, бердәм. Бүгенге көндә шәһәребезнең күренешендә һәрбер тәтешленең дә диярлек өлеше бар. Шәһәр кунакларыннан аның матурлыгы, кабатланмаслыгы, чисталыгы турындагы җылы сүзләрне ишетү һәркемгә дә күңелле. Тәтеш – безнең уртак йортыбыз һәм без барыбыз бергәләп тәртипне сакларга тиеш, – ди Иван Михайлович ышанычлы итеп.
МУП балансында 12 техника, административ бина, гаражлар, остаханәләр, склад биналары бар.
Предприятие хезмәткәрләренең еллык уртача исәбе – 20 кеше.
Нет комментариев