Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Әни, сәйләнем кайда?”

26 ноябрь – Әниләр көне.

“Авангард” газетасы редак­циясенә шәһәрле Надежда Глазковадан хат килде: 

“Иң изге һәм игелекле кеше – әниебез, Олимпиада Глазкова турында язам. Ул 1939 елда Беренче май авылында туа. Әнинең абыйсы булган, әбиебез аларны берьялгызы үстергән. Бабай 1942 елда Сталинград янында һәлак булган. Әни сөйләвенчә, Идел ярларында иркен болыннар булган һәм анда хуш исле кавыннар үскән, Иделдә балыклар күп булган. Аңа җиде яшь булган, ул чакта барлык балалар да өлкәннәргә ярдәм иткән. Бүрәнәдән мунчала сыдырганнар. Бүрәнә­не олылар суда, Иделдә җебет­кәннәр. Балаларның салкын суда юешләнгән чаклары да булган. Әни авырып киткән, бөерләренә салкын тидергән. Әби төнлә белән табиб Соколовларга дару сорап барган. Софья Михайловна аңа порошок биргән, һәм әни савыккан.   

Әнинең яшьтәшләре бер­дәм булып үскәннәр, өлкән­нәр­гә булышканнар, ә эш­тән соң клубка йөгергәннәр. Әни биергә, җыр­ларга яраткан.

Барлык ахирәтлә­ре ара­­сын­нан берүзе генә 7 нче ­сыйныфны һәм акушерлык курс­ларын тәмамлаган. Олы Тарханда практика узган. Кашканың чибәр егете – әтиемә кияүгә чыккан. Кызлар аңардан көнләшкәннәр. Әти чынлап та чибәр, ләкин кырыс иде.    

Әни Кашкада һәм Ивановкада фельдшер булып эшләде. Каенанасы усал хатын-кыз иде, ә әни сабыр булды. Шулай итеп бергә яшәделәр инде. Әни карт каенанасын 5 ел карады, һәм беркайчан да авыр дип  әйтмәде. 

Без гаиләдә өч кыз идек. Әти белән әни өй төзеделәр, йорт хуҗалыгы булдырдылар. Мал-туарлар күп иде. Әни барысына да ничек өлгергәндер?

Әни муенсасыннан алынган сәйләннәр минем яраткан уенчыгым булуын хәтерлим. Сәйләнне югалтам да, аннан эзлим. “Әни, минем сәйләнем кайда?” – дип сорыйм. Ул безне тегәр­гә, әйбер­ләрне пөхтә итеп тотарга өйрәтте.

Туган авылыбыздан төрле якларга таралгач, безнең бик тә өйгә кайтасыбыз килде! Туган нигезгә канатланып кайта идек. 

Әти белән әни миңа һәм кыз туганнарыма торак сатып алдылар, белем бирделәр, онык­ларын үстерештеләр. Ул мөлаем, игелек­ле, оныклары өчен аның тәмле ризыклары һәм күчтәнәчләре һәрчак бар. Саф һавада йөрергә һәм чәчәкләр ярата, азга гына да шатлана белә. Безне дә һәрвакытта гади, чиста һәм намуслы булырга өйрәтә”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев