Байраш авылы мәдәният йортында «Иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» III район смотр-конкурсы кысаларында «Әбиемнең күңел сандыгы» дигән театральләштерелгән концерт булды.
Әбинең борынгы сандыгы - гаилә тарихының чын хәзинәсе ул, аны һәрвакыт ачасы һәм анда нәрсә сакланганын карыйсы килә. Ә анда йөрәккә иң кадерле әйберләр - бирнә, бәйрәм киемнәре, гармун, чигелгән сөлгеләр, мендәрләр, тукылган паласлар саклана. Боларның барысын да тамашачылар үз күзләре белән күзәтте. Театральләштерелгән чара үзешчән сәнгатьнең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Нет комментариев