Җәмгыять

Беренче Май бәйрәме

Яз һәм Хезмәт бәйрәме бөтен Россиядә ел саен беренче майда билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш­леләр өчен Беренче май хәзер дә әле яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала, аеруча да шушы көнне туучылар өчен.

 Андрей Харитонов: 
–     Мин 1998 елда туганлыктан, Беренче май демон­страцияләрен әлбәттә күрә алмадым, аның каравы Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнендә якты дөньяга аваз салганмын. Гаиләбездә бу көн һәрвакытта билгеләп үтелә. Тагын бер уңай ягы бар: хәтта дусларымның яки якыннарымның берәрсе минем туган көн икәнлекне оныткан булса да, беренче майда һичшиксез искә төшерәчәкләр, чөнки Яз һәм Хезмәт бәйрәмен берничек тә онытырлык түгел.


 Татьяна Арсеньева:
–     Олы улым Богдан беренче майда туды. Хәзер аңа 13 яшь, туган көне майның беренче көнендә булуына ул бик шатлана, чөнки бәйрәм һәм ял була. Бәйрәмне бөтен гаиләбез белән билгеләп үтәбез, әбиләре һәм бабайлары килә, алар яшьлекләрендәге Хезмәт ияләре бердәмлеге көнендә демонстрация узуы турында искә алалар. Май иң яраткан аем: кошлар сайрый, кояш якты нурларын сибә, яфраклар яра. Кечкенә улым да май аенда туды.


Наталья Тихонова:
–     Мәктәптә укыган чакта, бәйрәм җиткәнче тизрәк яфрак ярсын дип, каен ботагын банкадагы суга утыртып куюы­бызны хәтерлим. Ә инде Хезмәт ияләренең бердәмлеге көнендә аны бизәп, мәктәпкә алып барып, аннары демонстрациягә тотып чыктык. Кешеләр Ленин һәм Свердлов урамнары буйлап шарлар, әләмнәр, транспарантлар белән үттеләр. Коллективлар шәһәр үзәгендәге трибуна яныннан узганда оешмаларның казанышлары, производство алдынгылары  хакында микрофоннан кычкырып сөйләп калалар. Һәркем бер-берсен котлый. Мин 1 майда туганлыктан, дуслар, туганнар демонстрациядән соң миңа кунакка киләләр иде.    


Нет комментариев