Бүген – Бөтендөнья куллар чисталыгы көне
Бөтендөнья куллар чисталыгы көне ел саен 5 майда кулларның чисталыгына игътибарны арттыру мөһимлегенә җәлеп итү максатында уздырыла. Коронавирус пандемиясе вакытындабу көнне аеруча да әһәмиятле дип санарга була. 5.5 датасы кешенең һәр кулындагы 5шәр бармакны символлаштыра.
– Куллар чирләү сәбәпчесе булган микроорганизмнарның күчүенә төп фактор булып тора, шуңа күрә кулларны сабын белән даими юу куркыныч чирләрдән сакларга ярдәм итә, – дип киңәш бирә Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Галина Горланова. – Кулларның чисталыгы эчәк инфекцияләре таралуны һәм сулыш инфекцияләрен йоктыруны киметә. Без кулларыбыз белән һәрчак нәрсәгә дә булса кагылабыз. Пычранган әйберләргә яки өслекләргә, ә аннары биткә (авызга, күзләргә, борынга) кагылгач, без үзебезне инфекция куркынычына этәреп, күзгә күренми торган микроорганизмнарны йоктырабыз.
Кулларны юу кискен сулыш юлы инфекциясе, грипп, коронавирус инфекциясе, стафилококк инфекциясе, А гепатиты, лямблиоз, дизентерия, гельминтлар һәм башка инфекцияләр китереп чыгаручы чирләрнең таралуын булдырмаска ярдәм итә.
Куркыныч бактерияләр кайда яшеренергә мөмкин булуын ачыклыйбыз. Нигездә алар тырнак астында һәм тән тиресе җыерчыкларында, өстәвенә чәчләрдә яшеренә.
Иң пычрак әйбер – ул кәрәзле телефон! Хәзерге заманда кеше смартфонны кулыннан төшерми дә диярлек. Әгәр кешеләр кулларын юып торса да, телефон барлык бактерияләрне үзендә саклый. Шуңа күрә смартфонны бактерияләргә каршы салфетка белән даими сөртеп торырга кирәк. Йөзекләрне дә антисептик эремәгә салып шулай чистарту зарур, сәгать беләзекләрен дә антисептикта чылатылган мамык яки тукыма белән сөртергә кирәк. Акча, компьютер клавиатурасы, ишек тоткалары, домофон төймәләре, лифт, кабызгычлар да пычракны үзләренә җыючылар булып торалар.
Кулларны дөрес итеп юарга кирәк – сабынны файдаланганда, аның белән кулларыгызны кимендә 20 секунд ышкыгыз, аннары агып торган суда юып төшерегез. Кулларыгызны чиста сөлгегә (кәгазь, тукыма) сөртегез яки куллар өчен махсус киптергечтән файдаланыгыз. Әгәр юлда барганда кулларны юу мөмкинлеге юк икән, үзегез белән антисептик, йогышсызландыру нәтиҗәлелеге булган дымлы салфеткалар алыгыз. Еш юганлыктан куллар “корылана” һәм чатнап яргаклана, дип курыкмагыз. Сөрткәчтен үк крем тидерегез. Кулларны чиста тоту бик җиңел, моны эшләргә оныту – читенрәк. Кулларны сабынлап юып алу тән тиресе өслегеннән микроорганизмнарны 90%ка кадәр юкка чыгарырга ярдәм итә. Исегездә тотыгыз, кулларның чисталыгы сезнең һәм сезнең якыннарыгызның сәламәтлеген саклаячак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев