Гражданнарны яклау көллиятенең спорт мәйданчыгында уза торган футбол матчына очраклы рәвештә килеп эләктем.
Мондый күңелгә ятышлы уенны бер тапкыр да күргәнем юк иде әле. Ачуланыш та, әшәке сүзләр кычкырыш та юк! Әллә укытучылары Валерий Иванович Кулаженков булганга, әллә инде аларга минем булуым шулай тәэсир итте. Егетләр, һәрчак шундый булып калыгыз. Тәрбияле, ягымлы, чиста булып. Гайбәт һәм начар сүзләр тормышыбызны түбәнсетә, күңелсезли, ә инде начар гадәтләре булмаган, алкоголь кулланмаган егетләр өчен җанатарга кызлар да киләчәк, ә без, пенсионерлар, бигрәк тә.
Футбол – гаҗәеп мавыктыргыч уен. Яшьлек кодрәтен һәм кыюлыкны тоярга мөмкинлек бирә.
Надежда Глазкова, рәссам, Тәтеш
Нет комментариев