Эшче һөнәрләр – бар
Җәмгыять

Эшче һөнәрләр – бар

Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендәге 9нчы сыйныф укучылары Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, укытучылары белән очраштылар, урта звено һәм квалификацияле эшче белгечләр әзерләү кирәклеге хакында фикер алыштылар.

(Тәтеш, 25 март, "Тәтеш таңнары", Татьяна КУЗНЕЦОВА (автор фотосы)). Республиканың бер гасыр диярлек тарихы булган иң борынгы уку йортларының берсе саналган техникумда авыл хуҗалыгы тармагының югары класслы белгечләре бик күп әзерләп чыгарылды. Аның чыгарылышлары киң белемле педагоглар ярдәмендә элеккечә танылуга ирешә һәм үз эшләренең осталары булып тора.

“Без механиклар, бухгалтерлар, агрономнар һәм эшче һөнәр вәкилләре әзерлибез. Күп кенә чыгарылышларыбыз кыскартылган программа буенча бюджет нигезендә югары уку йортларында белем алуларын дәвам итәләр”, – диде техникум директоры Илдар Сәхауов.
Студентлар кунакларны уку йорты тормышы белән таныштырдылар, үзләштергән һөнәрләренең өстенлекләре турында сөйләделәр, төрле бәйгеләрдә уңышка ирешү серләрен уртаклаштылар. 

“Техникумда бер дигән производство һәм теоретик база булдырылган, тәҗрибә рәвешендә белем алу өчен заманча техника, теплица һәм меңнән артык гектар җир бар. Безнең район авыл хуҗалыгы булып санала, хуҗалыкларда машина-трактор паркы даими яңартыла, остаханәләр һәм терлекчелек фермалары ремонтлана, шуңа күрә агрономнар, механизаторлар һәм башка белгечләр һәрвакытта кирәк булачак”, – диде район маркетинг бүлеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Николай ­Кудряшов.


Нет комментариев