Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөмбә белән агуланырга мөмкин

Гөмбә җыяр вакыт җит­кәч, агулану очрак­лары ел­дан-ел арта.

(Тәтеш, 6 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

Гөмбә җыяр вакыт җит­кәч, агулану очрак­лары ел­дан-ел арта. Мондый хәл­ләр килеп чыкмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

–     Беренчедән, сезонны җыерчыклы гөмбә һәм кәҗә гөмбәсе ачып җибәрә, кешеләр аны еш кына бутыйлар. Кәҗә гөмбәсенең барысы да ашарга яраклы дип. Әмма, әлеге гөмбәләрнең шартлы ашарга яраклылар төр­кеменә керүен онытмас­ка кирәк, аларда кандагы тән­чекне (гемоглобинны) һәм бавырны таркатучы гельвелле кислота бар. Моннан тыш, гаять зур кәҗә гөмбәсе – бу шартлы ашарга яраклы гөмбә, гадәти кәҗә гөмбәсендә гиромитрин бар, ул үлем белән тәмамланырлык көчле агулануга китерергә мөмкин. Кәҗә һәм җыерчыклы гөмбәләр эшкәртә белмәүчеләр өчен агулы булып торалар. Балалар агулануга аеруча да бирешүчән, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең  учас­ток ­табибы-терапевт Илья Хышов. – Икенчедән, урман нигъмәтен яратучыларның күбесе аларны яхшы итеп эшкәртергә кирәклеге турында оныталар. Агулану билгеләре 6-10 сәгатьтән соң беленә башлый: хәлсезлек биләп ала, күкрәк асты авырта, укшыта, үт суы катнашмасы белән косу, сирәк очракта тизәк сыеклану күзәтелә. Көчле булганда икенче көнне сары авыруы билгеләре барлыкка килә, бавыр һәм талак зураю, көчле баш авырту, аңны югалту, көзән җыеру күзәтелә.  

Белгеч искә төшерә, гөм­бәләр авыр эшкәртелүче ризык булып торалар, аларда гөмбә күзәнәкләре – хитина күп, алар эшкәртелми генә түгел, шулай ук эшкәртелгән матдәләргә ашкайнату согы килүне дә авырлаштыралар. Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга гөмбә ашарга киңәш ителми, гөмбәләр пешерү ысулына һәм вакытына карамастан, балаларга да, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә зарарлы. 

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев