“Җанлы классика” VII Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабында районның 10 гомуми белем бирү оешмасыннан 27 яшь шигырь укучы катнашты.
(Тәтеш, 28 март, "Тәтеш таңнары"). “Җанлы классика” VII Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабында районның 10 гомуми белем бирү оешмасыннан 27 яшь шигырь укучы катнашты.
Анна Моисеева (Урюм мәктәбе), Ләйсән Мөхәммәтшина (Тәтештәге 1нче мәктәп), Ләйлә Ногманова (Тәтештәге татар мәктәбе), Рәзилә Сәгыйрова (Тәтештәге татар мәктәбе) рус һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне иң сәнгатьле укучылар дип танылдылар.
Бәйге балаларга өстәмә белем бирү базасында узды.
Нет комментариев