Казанда XI республика конкурсының финал этабы узды
Җәмгыять

Казанда XI республика конкурсының финал этабы узды

Конкурс эшендә Тәтеш кадет-интернат мәктәбе вәкилләре катнашты.

(Тәтеш, 18 апрель, “Тәтеш таңнары”, Нәфисә Сиякина). 

Укучыларның Ватанга хезмәт итү үрнәкләрендә социаль активлыгын һәм иҗади потенциалын ачыклау, үстерү, социаль проектлаштыру тәҗрибәсен тарату максатыннан 2022 елның 16 апрелендә Казанның «Фарватер» лицее базасында Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучылары һәм укытучылары проектларының XI республика конкурсының финал этабы үткәрелде.

Конкурс эшендә Тәтеш кадет-интернат мәктәбе вәкилләре катнашты. 8 нче сыйныф кадеты Карунин Семен «Ватанга хезмәт итәм» номинациясендә үзенең иҗади проектын тәкъдим итте. Проектның җитәкчесе – туган тел һәм әдәбият укытучысы Нәфисә Сиякина. Конкурс катнашучыларда зур кызыксыну уятты, чөнки бу лицейда да кадет класслары эшли һәм анда диңгез кадетлары әзерлиләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Семен Карунин үз номинациясендә җиңүче дип табылды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

Чара программасында музей комплексына экскурсия оештырылды. Ул лицейда «ТР Диңгез җыелышы» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән 10 ел элек оештырылган. Конкурста катнашучылар анда Бөек Ватан сугышы ветераннарының, диңгезчеләрнең, әфганчыларның мәктәпкә бүләк иткән экспонатларның төп нөсхәсе белән таныштылар. 

фотоларны Нәфисә Сиякина тәкъдим итте


Нет комментариев