30 апрель – Россиянең янгын сагы көне.

Илья Мишин:
– Янгын сүндерүченең эше төрле кискен хәлләр белән бәйле, һәм бу мине җәлеп итә. Янгын сүндерүче һөнәре – иң кирәклеләрнең берсе, янгын сүндерүчеләр кеше гомерләрен коткаручылар, аларның мөлкәтен саклаучылар да булып торалар. Мин бу һөнәрне җәмгыятькә файдалы, башкалар хакына үз гомерләрен дә аямыйча ярдәм итәргә әзер торучы кешеләр сафында булыр өчен сайладым. Киләчәк турында уйлаганда, минем тарафтан сайланган һөнәр тәҗрибә туплауны да, белем алу дәрәҗәсен һәм квалификация күтәрүне дә күз уңында тота, һөнәри үсеш алу өчен дә мөмкинлекләр бар.

Данил Ступин:
– Янгын сүн-дерүче булу теләге балачакта ук барлыкка килде. Янгын сүндерүче – олы хөрмәткә лаек кеше, ул үз-үзен куркыныч астына куеп, башкаларның гомерләрен саклап калучы да. Мин әлеге кешеләрне күрдем, алар бик кыю, җаваплы, шул ук вакытта киң күңелле һәм аңлаучан. Аларның янгын сүндерергә баруы, теләсә нинди штаттан тыш вәзгыятьтә катнашуы, алар өчен соңгысы булырга да мөмкин бит, һәм шулай да алар барысына да әзер. Мондый профессионалларны күргәч, алар өчен горурлык хисләре барлыкка килә һәм киләчәктә мин алар кебек булачакмын дигән фикер туа.

Дмитрий Оскирко:
– Мин янгын сүндерүче һөнәрен сайладым, чөнки миңа кешеләрне коткару ошый. Мине әлеге службаның хезмәткәрләре кия торган махсус киемнәр җәлеп итә. Мин үз белемемне янгын сүндерүдә кулланасым, куәтле янгын сүндерү машинасы белән идарә итәсем килә. Мин янгын сүндерүчеләрнең кирәкле җайланмалар белән эшләгәндә аларның көченә һәм җитезлегенә сокланам.

Рамил Низамов:
– Мин авыр минутларда һәрвакытта кешеләргә ярдәм итәргә хыялландым. Янгын сүндерүченең эше кыюлык һәм тәвәккәллек таләп итә, һәм мин үз өстемдә эшлим, укыйм, күнекмәләр ясыйм, теләсә нинди хәлдә дә югалып калмый торган кеше булырга омтылам. Моннан тыш, миңа командада эшләү һәм ышанычлы иптәшләрем белән авырлыкларны җиңеп чыгу ошый.
фото: Татар-информ
Нет комментариев