Миләүшә Гыйльметдинова: Бөтен рубрикалар да күңелгә хуш килә
Район газетасын без 30 елдан бирле алдырабыз.
(Тәтеш, 16 июль, “Тәтеш таңнары”).
Миләүшә Гыйльметдинова, Олы Тормы авылы:
– Район газетасын без 30 елдан бирле алдырабыз. Тумышым белән мин Арчадан. Олы Тормыга килен булып килгәч, газета укыдым һәм ул миңа бик тә ошаган иде. Кызым Гөлнара мәктәптә укыган чагында шашка уйнарга яратты һәм райондагы ярышларда еш кына җиңүләр яулый иде. Аның турындагы язмаларны “Тәтеш таңнары”ннан шатланып укып бардык. Газетаны һәрчак алты айга яздырам.
Бөтен рубрикалар да күңелгә хуш килә. “Тәтеш таңнары”н почта әрҗәсеннән алгач, башта ирем укый, аннары гына минем кулга килеп ирешә. Үзем авылдагы башлангыч мәктәптә җыештыручы да, аш пешерүче дә булып эшлим. Шуңа да мәгариф темасына да битараф түгелмен. Ирем гомер буе диярлек “Новая Заря” авыл хуҗалыгында шофер булып эшли. Аңа авыл хуҗалыкларында барган кыр эшләре хакындагы язмалар аеруча да ошый. Газета бик әйбәт, укучыларыгыз артып торсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев