Объективта “Алтын көз” фотобәйгесе
“Авангард” газетасы редакциясе “Алтын көз” фотобәйгесе оештыра.
Бәйге 2023 елның 25 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр үткәрелә. Аңарда ТРның Тәтеш районы территориясендә яшәүче теләге булган һәркем катнаша ала. Бары тик фотоаппарат яки телефон гына кирәк булачак. Көзге табигатьнең матурлыгын төшерегез дә, КӨЗ тамгасы белән avangard@tatmedia.com электрон адресына җибәрегез. Исем-фамилиягезне күрсәтергә, фотога карата үз сүзегезне язарга онытмагыз.
Фотолар 5 октябрьдә 17 сәгатькә кадәр шулай ук “Алтын көз” Конкурслар бүлегендә кабул ителә (“Тәтеш таңнары” сайтына http://tetyushy.ru/ урнаштырыла).

Бәйгедә катнашу өчен кирәк:
- Контактта “Тәтеш таңнары”ыннан мең дә бер... ХӘБӘР” төркеменә кушылырга;
- “Көз” темасына авторлык фоторәсемегезне кыскача язма белән җибәрергә.
Җиңүче тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк, ул Тәтеш таңнары сайтындагы конкурслар бүлегендә 6 октябрьдә 6.00дән 23.00 сәгатькә кадәр узачак.
Уңышлар телибез!
Җиңүченең фотосы район газетасында басылып чыгачак.
Яшь төркеме 6+
Бәйгенең шартлары:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев