Прокуратура хәбәр итә.
Тәтеш районында 34 яшьлек кеше трактор урлап киткән.
– Ир-ат, урлау (куып китү) максатыннан башка транспортны законсыз үзләштерү нияте белән, башка гражданныкы булган һәм шәһәр территориясендә торган транспорт янына килеп, бикләнмәгән трактор салонына законсыз үтеп кергән, һәм, әлеге транспортны йөртү хокукына ия булмаган килеш, транспорт йөртүченең утыргычына утырган, ачкыч ярдәмендә трактор двигателен кабызган һәм Тәтеш районы автоюлы буйлап аңлы рәвештә хәрәкәт итә башлаган, шуның белән урлау максатыннан башка транспортка законсыз рәвештә ия булган. Трактор белән өенә кадәр кайткач, гаепләнүче транспортны калдырып киткән, – дип хәбәр итә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Хөкем ителүче җинаять кылуда үз гаебен таныды, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде.
Җәмәгать куркынычлылыгы дәрәҗәсен, гаепләнүченең шәхесен исәпкә алып, суд аны 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзага хөкем итте.
Нет комментариев