Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда ниләр барганын белергә кирәк

Район газетасына язылу дәвам итә.

Николай Подаков:

– Мин Олы Шәмәк авылында туып-үстем, Түбән Камада яшәдем һәм эшләдем. 2021 елда пенсиягә чыктым һәм без хатыным белән туган якка кайтырга булдык, Тәтештә яши башладык. Шул вакыттан бирле “Авангард” газетасына языла башладык. Мин мәктәптә укыганда ук үз язмаларымны, фотоларымны редакциягә җибәрә идем һәм аларны бастырдылар. Бу табигать, туган як сурәтләре иде. Минем фотоаппарат сатып алу хыялым бар иде, ә аңа акча эшләү өчен 13 яшемнән МСОда төзелештә эшләдем, сыер абзарлары, дуңгыз абзарлары, башка объектлар төзедек. Шулай итеп мин үз хыялымны тормышка ашырдым. Мин тумышым белән авылдан булганлыктан, кешеләрнең авылда ничек яшәве, нәрсә белән шөгыльләнүе турында кызыксынып укыйм. Яңалыкларны һичшиксез карыйм, районда ниләр барганын белергә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев