Җәмгыять

«Сабый» балалар бакчасында музыкаль-спорт чаралары узды

Барлык катнашучылар да яхшы әзерләнгән, шуңа күрә бәйрәмнәр күңелле үтте.

(Тәтеш, 23 февраль, «Тәтеш таңнары»). "Безнең армия-көчлесе, көчлесе! Безнең армия иң кыюы! Безнең Армия-иң горуры! Һәм изге балалар яклаучысы!"  - шундый девиз астында, «Сабый» балалар бакчасында «Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган музыкаль-спорт чаралары узды.

Барлык катнашучылар да яхшы әзерләнгән, шуңа күрә бәйрәмнәр күңелле үтте. Балаларның кәефе бик тантаналы булды. Алар барлык биремнәрне тулысынча үз-үзләрен аямыйча башкардылар, бу бәйрәмгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар. Һәр бала әтигә һәм бабайга бүләк әзерләгән иде.


Нет комментариев