Сәүдәгәр Крупиннар мирасы
18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне
(Тәтеш, 18 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында 300дән артык мәдәни мирас объекты һәм йөздән артык археологик һәйкәл бар. Һәм аларның һәркайсы
кайгыртуга, даими карап торуга мохтаҗ.
Тәтештә Ленин һәм Карл Либкнехт урамнары кисешкән урында ике катлы таш бина үзенә җәлеп итеп тора.
Хәзер биредә балалар сәнгать мәктәбе урнашкан. Бары тик өлкәннәр һәм туган якны өйрәнүчеләр генә моның җирле сәүдәгәр Крупин йорты икәнлеген ышанычлы итеп әйтә алалар.
Шәһәрдә 1904 елда хатын-кызлар гимназиясен ачу буенча инициативалы төркем барлыкка килгән. Ул сәүдәгәрләрдән торган, алар арасында Петр, Лев, Николай Крупиннар һәм аларның әнисе Аграфена Яковлевна да булган. Алар хакимияттән хатын-кызлар өчен гимназия ачу турында карар кабул алуга ирешкәннәр. ХХ гасыр башына ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен нигездә губерна шәһәрләрендә урта уку йортлары булуын билгеләп үтү урынлы булыр. Әмма тора-бара алар өяз төбәгендә, шул исәптән безнең Тәтеш кебек зур булмаган урыннарда да барлыкка килгән. Кагыйдә буларак, инициатива хөкүмәткә түгел, ә җирле җәмәгатьчелеккә, барыннан бигрәк сәүдәгәрлеккә караган. Тәтештә дә шулай булган.
рәсемдә: Крупиннар балалары.
Крупиннар төзелешкә һәм җиһазларга акча бүлеп биргәннәр. Халык мәгарифе министрлыгы кануны белән билгеләнгән Тәтеш гимназиясе өчен корпус (башлангыч, югары башлангыч училище) 1906 (1907) елда Казанның уку округы архитекторы Степан Бечко-Друзин җитәкчелегендә төзелгән.
Ике катлы, Г хәрефе рәвешендәге таш бина тулы укытуны күз уңында тоткан. Анда начальник өчен дә фатир каралган булган. Сәүдәгәрләр бинаны шәһәргә бүләк иткәннәр, һәм шундый зур бүләк өчен Крупиннарга дворян өстенлекләре биргән Тәтеш шәһәренең потомственный Мактаулы гражданины исеме бирелгән. Крупиннар гаиләсе вәкилләре, шулай ук сәүдәгәр Петр Серебряков һәм шәһәр башлыгы Дмитрий Журиннан торган Попечительләр советы яңа уку йортының финанс хәле турында гына түгел, ә тиешле дәрәҗәдәге педагогик кадрларны да кайгырткан. Монда төрле катлау балалары укыган, өстәвенә, крестьян балалары дворяннар, чиновниклар, сәүдәгәрләр һәм руханилар балаларына караганда да күбрәк булган. Тәтешнең хатын-кызлар гимназиясе 1910 елның 1 июлендә тулы булган гимназиягә әйләнгән. 1918 елда гимназия II дәрәҗәдәге Тәтеш хезмәт мәктәбенә үзгәртелгән.
1929 елда Крестьян яшьләре мәктәбе дип атап йөртелә башлаган. Уку йорты 1933 елдан урта, унъеллык укытуга көйләнгән. 1994 елда янәшәсендә 900 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелгән.
(Әзерләгәндә “Есть на Волге городок...” китабындагы материаллар файдаланылды)
12+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев