Олы Тархан мәктәбендә Әниләр көнендә балаларына ярату, наз һәм җылылык бүләк итүче барлык әниләргә рәхмәт сүзләре тынып тормады.
(Тәтеш, 10 декабрь, Тәтеш таңнары, Зөлфия ШӘМСЕТДИНОВА ). Бәйрәм чарасына бик күп кунаклар да чакырылды. Мәктәпкә керү юлында аларны “Сәламәт ана – сәламәт бала!” акциясен оештырган “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучылар каршылады. Укучылар әниләренең һәм әбиләренең кулына шатлык һәм иҗади активлык символы буларак кызгылт сары тасмалар бәйләп, алар белән сәламәт яшәү рәвешен алып бару нинди мөһим булуы турында сөйләшергә дә өлгерештеләр.
Чара үтә торган залда күтәренке рух һәм шатлык хөкем сөрде. Программа мәктәп укучылары, укытучылар һәм шулай ук ата-аналар тарафыннан әзерләнгән 20дән артык музыкаль номердан торды. Концертны 5нче сыйныфларның ата-аналар комитеты коллективы, “Дус сыйныф серләре” ата-аналар комитетының муниципаль этап бәйгесе призерлары ачып җибәрде. Болар Минаҗевлар, Рәхмәтуллиннар, Койрыковлар, Гомәровлар, Эрназаровлар гаиләсе. Минкиннар гаиләсе улы гармунга кушылып сыйныфташлары белән күңелле такмаклар башкарды. Тамашачылар мөгаллимәләр Елена Декаева, Светлана Пелькина, Илсөяр Камбееваның чыгышларын көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Һәр чыгыштан соң кул чабулар тынып тормады. Концерт бик матур булды!
Нет комментариев