Талпаннар кешеләрне сагалый
Җәмгыять

Талпаннар кешеләрне сагалый

Татарстанда талпаннар сезоны апрельдә башлана һәм октябрьдә тәмамлана, аларның иң күп исәбе май һәм июнь айларына туры килә.

Талпаннар үзләренең корбаннарын үлән өс­тендә, сирәк очракта куакларда сагалыйлар, тик агачларга үрмәләми­ләр, алардан кешеләргә егылып төшмиләр һәм сикермиләр. 

– Тәнгә кадалган талпанны пинцет ярдәмендә алу хәерлерәк, аның эчкә кергән борынчыгын өзмәскә тырышы­гыз. Алганнан соң, җәрә­хәтне һичшиксез йод яки спирт эремәсе белән де­зинфекцияләргә кирәк. Алынган талпанны тыгыз ябыла торган савытка салу зарур. Аны мөмкин кадәр тизрәк Казандагы гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә бушлай тикшеренүләр үткәрү өчен китерергә кирәк.

Лабораториягә китергәнче, талпан салынган савытны 4 – 8 градус температурадагы салкынча урында сакларга кирәк, суыткыч, боз салынган термос һәм башка шундыйлар туры киләчәк. Әгәр талпан кадалганнан соң бер ай эчендә сез үзегезнең халәтегездә үзгәрешләр сизсәгез, температура күтәрелүен, кадалган урында зурая баручы кызыл тап (эритема) билгеләре күрсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Сүз уңаеннан, агымдагы елның апрель аенда Тәтеш үзәк район хастаханәсенә талпан кадалу сәбәпле өч кеше мөрәҗәгать итте. Ял итү зоналарының иминлеге максатларында Тә­теш шәһәренең ике паркы һәм Көньяк чишмә­се территориясендә дүрт гектар мәйданда талпаннарга каршы эш­кәр­түләр үткәрелде, – дип хәбәр итә тәтеш­леләргә ТР буенча кулла­нучылар хокукларын як­лау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин.

Үз ялыңны талпаннар булган җирдә үткәрергә ниятләгәндә, моны белергә кирәк:

– кием астына талпаннар үрмәләп кермәслек һәм алар барлыгын тиз арада тикшереп карарлык итеп киенергә;
– киемне талпаннарга каршы махсус әйберләр белән эшкәртергә;
– талпаннарны ачыклау өчен һәр 15 – 20 минут саен үз-үзеңә һәм бер-береңә тикшерүләр үткәрергә;
– үләнгә утырмаска һәм ятмаска; 
– урманда туктау һәм төн куну урыннарын үлән булмаган җирләрдән сайларга.

Өйгә кайтканнан соң: 

– тәнегезне һәм киемегезне яхшылап карагыз;
– яңа өзелгән үсемлекләрне, өске киемнәрегезне һәм талпаннар эләгергә мөмкин булган башка әйберләрне бинага алып кермәгез;
– талпаннарны табу һәм алу өчен этләрне һәм башка хайваннарны тикшереп чыгыгыз.

Тәнгә кадалган талпаннарны мөмкин кадәр иртәрәк алырга кирәк. Талпаннарны бармак белән сытарга ярамый!

фото: Татар-информ
 


Нет комментариев