Татарстанлылар мәҗбүри медицина иминияте буенча сораулар бирә алалар
Җәмгыять

Татарстанлылар мәҗбүри медицина иминияте буенча сораулар бирә алалар

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә ММИ мәсьәләләре буенча туры элемтә узачак.

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә ММИ мәсьәләләре буенча туры элемтә узачак

«Мәҗбүри медицина иминияте: ММИ га нәрсә керә, полис күпме тора, аны ничек рәсмиләштерергә» темасына гражданнар белән турыдан-туры элемтә 2025 елның 5 декабрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә узачак.

Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Теләге булган һәркем кызыксындырган сорауларын телефон элемтәсе режимында бирә алачак.

Мөрәҗәгатьләр өчен Телефон: 221 80 35. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.


Нет комментариев