Тәтеш үзәк хастаханәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең дүрт баласы яңа уку елында беренче сыйныфка бара.
Аларга баш табиб Булат Кашапов котлау сүзләре әйтеп, мәктәп портфельләре алу өчен сертификатлар һәм татлы бүләкләр тапшырган.
Профсоюз комитеты рәисе Динара Хәбибуллина булачак беренче сыйныф укучыларына укуларында уңышлар теләгән һәм ата-аналарга канцелярия кирәк-яраклары алу өчен премия бирелгән.
Чара барышында беренче сыйныф укучыларына җылы сүзләр һәм изге теләкләр әйтелгән.
фото: vk.com/tetushicrb?from=groups
Нет комментариев