Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп приз Олы Шәмәккә китә

Конкурска районыбызда яшәүчеләрдән 45 эш килде.

(Тәтеш, 25 апрель, “Тәтеш таңнары”).

“Тәтеш таңнары” сайтында Тәтеш шәһәренең 240 еллык юбилеена багышлап, “Мин биредә яшим, һәм бу як миңа кадерле” дип исемләнгән фотобәйге бер ай дәвамында узды.

онкурска районыбызда яшәүчеләрдән 45 эш килде, бу тәтешлеләрнең үз туган якларын, Иделне, табигатьне, шәһәрне ихластан яратуларын аңлата. Тавыш бирү өч көн дәвам итте. Аның нәтиҗәләре буенча, Олы Шәмәк авылыннан Галина Лашманова җиңүче булды. Бәйгегә аның фотосурәтен кызы Людмила җибәрде һәм мондый сүзләр язган: “Әнигә 81 яшь, шулай да ул җиләк һәм гөмбә җыярга бик яратып йөри”. Галина Васильевна өчен 583 кеше тавыш бирде. Тавыш бирү исәбе буенча Ева Тугушеваның “Иделдә тотылган 960 килолы кырпы балыгы һәйкәле” фоторәсеме икенче булды. Аның өчен 456 кеше тавыш бирде.Ольга Сапожникованың фоторәсеме өченче булды. Аның өчен 353 кеше тавыш бирде.  Җиңүчеләрнең барысын да якын араларда призлар көтә. Безнең сайтта инде “Минем гаилә – минем байлыгым” дигән яңа бәйге башланып китте. Бәйгенең өч җиңүчесен “Авангард” гәҗитеннән һәм “ТИМ СТРОЙ” ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Матвеевтан призлар: шәһәрдәге кибетләрнең берсеннән товарлар сатып алуга бүләк сертификатлары көтә. Призлар 1нче урын өчен – 1200 сумга сертификат, 2нче урынга – 800 сумга сертификат, 3нче урынга – 500 сум.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев