Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Виртуаль сәяхәт

Алабирде китапханәсенә йөрүчеләр “Тылсымлы театр дөньясы” дигән күзаллау сәяхәтендә булдылар.

(Тәтеш, 28 март, "Тәтеш таңнары", Алинә НУРИЕВА). Китапханәче Чулпан Нигъмәтуллина яр­дәмендә күрсәтелгән слайд-тәкъдим итүдә балалар театрны үстерү тарихы турында таныштылар, театр сәнгате төрләре хакында белделәр һәм дөньяның иң танылган театрларына сәяхәткә бардылар. Чарада катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен һәм бөек шәхесләрнең театр турындагы хикмәтле сүзләрен тыңладылар. Казан шәһәрендәге театр сәнгатенә төшенергә мөмкин булган уку йортлары турындагы мәгълүмат, шулай ук “Театр һәм китап” дигән китап күргәзмәсе укучыларда кызыксыну уятты. 
Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедия­сеннән өзек бәйрәм рухы бүләк итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев