Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә "Ворлдскилсс Казан 2019 дәресләре" атналыгы старт алды.
(Тәтеш, 28 март, "Тәтеш таңнары"). 27 мартта Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе белән 1 нче санлы Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Ворлдскилсс Казан 2019" интерактив дәресендә һәм студентларның "Коткару эшләре " компетенциясе буенча күнегүләрендә катнаштылар.
Укучылар 2019 нчы елның августында Казанда узачак яшь профиссиональларның һөнәри осталыгы буенча "Ворлдскилсс" дөнья чемпионаты, әлеге хәрәкәтнең тарихы,символик билгеләре, аның ирекле ярдәмчеләре турында күп нәрсә белделәр. Алар шулай ук көллият студентларының ничек дөнья чепмионатында катнашырга хәзерләнүләре, "Коткакру эшләре" компетенциясенең үзенчәлекләре белән дә таныштылар. Иң батырлары исә, булачак коткаручылар янәшәсенда урын алып, күнегүләрдә катнашырга да курыкмадылар.
Нет комментариев