Хокук бозган
Ир-атка карата штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.
ТР Тәтеш районы буенча 1нче санлы суд участогының җәмәгать судьясы Ә. А. Зыятдинованың Э.-гә карата 2024 елның 4 декабрендәге карарыннан:
“2024 елның 26 июлендә 19 сәгать 36 минутта транспорт белән идарә итү хокукы булмаган Э.-нең, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, мотоблоктан ясалган, дәүләт теркәү билгеләре булмаган транспорт белән исерек хәлдә идарә итүе, шуның нәтиҗәсендә РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган административ хокук бозу гамәле кылуы ачыкланды. Ир-атка карата 30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде”.
Тәтеш районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия мәгълүматлары буенча
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев