Янгын сүндергечләр ялкын телләрен юк иткәндә кулланыла
Беренчел янгын сүндерү әйберләре – янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерү яки янгын бригадасы килгәнчегә кадәр саклану ысулы булып тора.
(Тәтеш, 24 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Ут сүндергечтән теоретик яктан файдалана алучы һәркемгә аны дөрес кулланырга өйрәнергә, ә кечкенә балаларның буе җитмәслек урынга яшереп куярга кирәк, – дип басым ясый Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең ТР буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин.
Белгеч билгеләп үткәнчә, порошок рәвешендәге янгын сүндергечләр теләсә нинди көнкүреш янгыннары өчен туры килә, ләкин кабынучан электр приборларын көчәнеш зур булганда кулланырга ярамый. Порошок рәвешендәге янгын сүндергечләрнең өстенлеге – югары нәтиҗәлелектә һәм минус температурада үзлекләрен югалтмауда.
Аларның кимчелеге техниканы сафтан чыгару сәләтенә ия булуда, аның эченә порошок эләгә, хәтта прибор бинаның икенче башында булса да. Тора-бара порошок басылып тыгызлана.
Әгәр манометр угы кызыл сызыкка җиткән булса, бу газ яраксызга әйләнүен, һәм янгын сүндергеч эшләрлек дәрәҗәдә түгеллеген аңлата. Бу очракта аны яңадан көйләп куярга кирәк. Шулай итеп, порошок рәвешендәге ут сүндергечләр кыйммәтле җиһазлар куелмаган, яшәлми торган көнкүреш биналары өчен туры килерлек җайланма.
Углекислоталы янгын сүндергечләр торак биналарда файдалану өчен дә уңайлы, янгын сүндерүче матдә кипкәннән соң әйбер өслекләрендә таплар калмый, икенчедән, аларны зур көчәнештәге электр приборларын сүндерү өчен дә кулланырга мөмкин.
Кимчелекләре – эш вакытында торбасы шактый суына һәм аңа кагылгач кул өшергә мөмкин, аны кешедәге янган киемнәрне сүндерү өчен файдаланырга ярамый, ут сүндергечне резин бияләй киеп куллансаң, хәерлерәк.
– Янгын сүндергечне сайлаганда, аны кем файдаланачагын аңлау мөһим, – ди Денис Сафиуллин. – 10 килограммлы янгын сүндергеч урынына ике кечерәкне, ләкин шундый ук үлчәү авырлыгындагын сатып алыгыз. Янгын сүндергечне төгәл бинага туры китереп сайлап алыгыз. Янгын сүндергечләргә һәрдаим хезмәт күрсәтү мөһим. Порошок рәвешендәге һәм углекислоталы янгын сүндергечләрне – биш елга бер тапкыр, ә су яисә күбек белән ясалганын ел саен яңадан яңартып торырга кирәк. Янгын чыккан очракта 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев