Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яз, яз, яз җитте...

Районда табигатьнең уянуын белдергән күңелле чаралар уздырылды.

(Тәтеш, 26 март, "Тәтеш таңнары", Сания СӘМИГУЛЛИНА, төп фотосы Рәзилә Галиуллинаның). Тәтешнең “Миләшкәй” балалар бакчасында халкыбызның борын-борыннан билгеләп үтелгән “Карга боткасы”н бәйрәм иттеләр. 

“Балалар бакчасындагы сабыйларны төрле бәйрәмнәр белән таныштыру максатыннан без һәр елны нинди дә булса берәр төрле йоланы үткәрәбез. Шуларның берсе, балалар иң яратканы – “Карга боткасы”. Быел да аны сабыйлар түземсезләнеп көтеп алдылар һәм мавыктыргыч итеп оештырдык. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар, соңыннан тәмле ботка белән сыйландылар, шулай ук берникадәрен кошларга да бирделәр, – диде балалар бакчасының татар төркеме тәрбиячесе Гүзәлия Гафия­туллина. – Иң мөһиме – сабыйлар барысыннан да бик канәгать калдылар”.

Кызыл Тарханда кышны бизәлгән атларга утырып озаттылар. Дәния Сәйфетдинова фотосы.

Ә менә Түбән Тарханда “Карга боткасы”н да, “Нәүрүз”не дә бәйрәм иткәннәр, икенчесен Алабирдедә, Байрашта, Кызыл Тарханда да күңелле итеп уздырганнар. 
“Төрле ярмалар, шулай ук сөт, май, йомырка, шикәр, икмәк һәм башка төр азык-төлек җыеп, урамда ботка пешердек. Аңардан һәркем сыйланды,  яз хәбәрчеләре – кара каргаларга да калдырдык, уңыш мул булсын дип изге теләкләр теләдек. Аннары күңелле уеннар уйнадык. Күркәм йолабыз бүген дә онытылмый, – диделәр авыллардагы аккалфаклылар Миңзифа Галиуллова, Гөлсинә Габбазова, Ләйсән Хәйруллина, Иркинә Җамалова. – Учак өстендәге казанда пешергән “карга” боткасының, майда чыжлап күпереп пешкән коймакларның  хуш исе бөтен авыл өстенә таралды. Бәйрәмнең тарихы турында сөйләдек. 
Йола барышында “каргалар” – тантана “хуҗалары” үзләре дә “очып килделәр” һәм көннең матурлыгына тагын да ямь өстәделәр. 

Байраш балалары матур теләкләр әйтеп, һәрбер йортка керделәр, ә хуҗалар исә күчтәнәчләр бирделәр. Ләйсән Хәйруллина фотосы.

Балалар рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар, башкаларны да үз яннарына чакыр­дылар. Әйлән-бәйләнне җырчылар алыштыр­ды. Концерт төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Йомыр­ка салынган кашыкны авызга кабып, капчык киеп йөгерүләр, күз бәйләп чүлмәк ватулар, бизәлгән атларда урам әйләнеп йөрүләр, Яз гүзәлен каршылау һәм Кыш бабайны озату дисеңме... Барысы да гаҗәеп матур күренешләр белән таң калырлык булды. Бәйрәмгә килүчеләр соңыннан сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын янына җыелдылар һәм “Нәүрүз” боткасыннан авыз иттеләр. Бәйрәм бик кызык булды”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев